news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мәгариф министры Worldskills дөнья чемпионатына әзерлекне югары бәяләде

Ольга Васильева дөнья чемпионатында Россия җыелмасы җиңүенә өметен белдерде.

Россия мәгариф министры Worldskills дөнья чемпионатына әзерлекне югары бәяләде
архив/Владимир Васильев

(Казан, 24 май, "Татар-информ", Гөлнар ГариФуллина). Россия мәгариф министры Ольга Васильева Казанның эшче һөнәрләр буенча Worldskills дөнья чемпионатына әзерлеген югары бәяләде. Бу хакта ул бүген журналистларга "Татнефть Арена"да Worldskills Russia илкүләм чемпионатын ябу тантанасы алдыннан әйтте.

"Дөнья чемпионатына барысы да әзер. Барлык биналар да, җиһазлар да әзер. Коммуникацияләрне сынап карадык. Яхшы нәтиҗәләр дә булыр дип өметләнәбез. 45нче дөнья чемпионатында җиңүебезне телибез", - дип белдерде федераль министр.

Ольга Васильева илкүләм чемпионат финалының бик яхшы оештырылганын билгеләп үтте. "Барлык стандартларга җавап бирәбез дип уйлыйм. Чемпионатның әзерлек дәрәҗәсе югары. Мондый әзерлекнең әле булганы юк иде. Моны элекке ярышларда катнашучылар да билгеләп үтте", - диде Ольга Васильева.

Бу минутларда VII илкүләм чемпионатны ябу тантанасы уза. Дөнья чемпионаты исә 22-27 августта узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100