news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мәгариф министры Пермьгә пычак белән балалар сугышкан урынга китте

Дмитрий Медведев кушуы буенча, бүген төнлә мәгариф министры Ольга Васильева Пермьгә очкан.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева Пермьгә очты, дип хәбәр итә Интерфакс.

Кичә билгеле булганча, Пермьдә 127 нче мәктәптә балалар пычак белән сугышкан. Яшүсмер егетләр 4 нче сыйныфлар укыган бүлмәгә килеп кергән. Нәтиҗәдә 47 яшьлек укытучы да, сугышучыларны аеру өчен, бу җәнҗалга катнашырга мәҗбүр булган. 10-12 яшьлек балалар зыян күргән.

Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев кушуы буенча, бүген төнлә мәгариф министры Ольга Васильева Пермьгә очкан.

Әлеге вакыйгада 15 кеше зыян күрде, шуларның 12се хастаханәдә ята, 3се психологик травма алган. Җинаять эше ачылган, гаепләнүчеләрне полиция хезмәткәрләре тоткарлаган, диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100