news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мәгариф министры Ольга Васильева вузларга язмача имтихан биреп керүне тәкъдим итә

Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева профильле предметлар буенча язмача имтиханнар тапшыруны кайтарырга кирәк дип саный.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева профильле предметлар буенча язмача имтиханнар тапшыруны кайтарырга кирәк дип саный. “Ел укытучысы” конкурсы финал этабында чиновник әлеге форманың барлык вузларда да, бернинди искәрмәсез кулланырга кирәк дип белдергән. Бу хакта РИА Новости яза.

Министр мәктәп иншасының классик формасы кайтуына өметләнә. «Ике елдан соң ул элеккеге йөзен алачак», - дип белдергән ул. Россия мәгариф һәм фән министры гамәлдәге БДИның да камилләшүе кирәк, дип өстәгән. 

Васильева югары уку йортларында урта мәктәп программасын “укытып бетерүләренә” дә игътибар биргән. Министр,  һичшиксез, басымны «инженерлык һәм югары технология фәннәре үсешенә» ясарга кирәк дип саный.

«Без үзебезнең мәгарифнең элеккеге, халыкара әһәмиятен кайтарырга тиешбез»,— дип шәрехли Ольга Васильева РИА “Новости” агентлыгына. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100