news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мәгариф министры Ольга Васильева ата-аналардан сораулар кабул итә

Сораулар кабул итү яңа уку елы алдыннан ата-аналар фикерен белү, аларны кызыксындырган мәсьәләләрне өйрәнү өчен оештырылган.

Россия мәгариф министры Ольга Васильева ата-аналардан сораулар кабул итә
mon.tatarstan.ru

(Казан, 2 август, “Татар-информ”). Ата-аналар РФ мәгариф министры Ольга Васильевага сораулар бирә ала. Сораулар гомумроссия ата-аналар җыелышы алдыннан кабул ителә. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге җыелыш – яңа уку елы алдыннан традицион очрашу. Җыелыш яңа уку елы алдыннан ата-аналар фикерен ишетү өчен, аларны кызыксындырган сорауларны белү өчен оештырыла.

Мәгариф министры Ольга Васильева ата-аналар белән 29 августта Мәскәүнең бер мәктәбендә очрашачак. Аралашу тере диалог һәм төрле төбәкләрдән турыдан-туры тоташтыру белән видеоконференция форматында узачак. Мәскәүдәге үзәк мәйданчык белән элемтәгә 6 федераль округтан 8 шәһәр чыгачак. Онлайн-тапшыру ярдәмендә җыелышны дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан күзәтеп булачак.

Министрга сорауларны сайтта һәм РФ Мәгариф министрлыгының социаль челтәрләрдәге битләре аша калдырырга мөмкин. Көн кадагында тора торган сораулар гомумроссия ата-аналар җыелышында фикер алышу предметы булып торачак, дип хәбәр итә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

  • Узган елда министрга 3 меңнән артык сорау килгән. Аларның күбесе мәктәп программалырна кертелгән яңалыклар, чит телләрне өйрәнү, имтиханнар тапшыру, дәреслекләр сыйфаты турында булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100