news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мәгариф министры мөселман өммәтен берләштерде - Резеда Сафиуллина

Галимә фикеренчә, Ольга Васильеваның яулык бәйләүгә каршы чыгышы бу проблемага карата игътибарны гына көчәйткән.

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ", Венера Вәлиева). РФ Мәгариф һәм фән министры “Молодец”, дип язды Россия ислам институтының гуманитар фәннәр кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Резеда Сафиуллина үзенең социаль челтәрдәге шәхси битендә. “Ольга Васильева хиҗап мәсьәләсе тирәсендә мөселман өммәтен уята һәм берләштерә алган, моны әлегә беркем дә булдыра алмаган”, - дип аңлатты ул бүген Татарстанның Мөслимәләр берлеге утырышында.

“Без, яулыклы хатын-кызлар, җыелып, үзебез генә үз казанабызда кайныйбыз, агарту эшләрен бөтенләй алып бармыйбыз.  Җәмгыятькә хиҗапның нәрсә икәнен аңлата алмаганбыз. Без яулык бәйләдек, ә нәрсә ул хиҗап, яулык икәнен аңлата белмәгәнбез. Бу безнең дә хата”, - дип сөйләде Резеда Сафиуллина.

“Россия Мәгариф һәм фән министры мөмкин булмаган эшне башкара алган, ул бу мәсьәлә тирәсендә мөселманнарны берләштергән. Без бит таркау, без бит бүленә-бүленә тегесе ваһабит, монсы хизбут тахрир дип бер-беребезне ашыйбыз. Безнең арада бердәмлек юк. Әгәр дә без, мөселманнар, бер-беребезне аңламыйбыз икән, ничек безне башкалар аңласын”, - дип әйтте галимә.

Татарстанның Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина утырышта катнашкан абыстайларга халыкка хиҗап яулык, никаб турында аңлату вазифасын йөкләп, хиҗап - ул - яулык, никаб – күзләрне генә ачык калдырып киелә торган хатын-кызларның баш киеме, диде. “Халык бит күбесенчә яулыкка каршы да түгел. Алар бары хиҗапның нәрсә икәнен аңлап бетерми”, - дип билгеләп үтте ул.

Искәртәп үтик, РФ Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева мәктәпләрдә яулык бәйләп йөрүгә каршы булуын, Россиядә белем бирү дөньяви характерда булуы турында дигән иде. Чечня президенты Рамзан Кадыров "бу тема махсус кузгатылган. Максат – мәгариф өлкәсендәге әһәмиятле проблемаларны җәмгыять игътибарыннан яшерү", дип язды социаль челтәрендәге шәхси битендә. Бу вазгыятькә карата фикерен Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Instagram социаль челтәрендәге үзенең шәхси битендә урнаштырган иде. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров "укытучы хатын-кызларга яулык бәйләүне тыю - дискриминация" диде. Мәскәү журналисты Максим Шевченко "мәсьәлә яулыкта түгел, сәбәп – уңышлы авылларга икътисади һөҗүмдә" дип белдерде. Шулай ук “Ак калфак” Бөтенроссия татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, ислам белгече Роман Силантьев һәм башкалар үз фикерләре белән уртаклашты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100