news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мәгариф министры мәктәпләрдә смартфоннарны тыю тәкъдимен хуплаган

“Иртәме-соңмы, француз коллегаларыбыз кебек үк, без дә моңа килербез дип саныйм”, - диде О.Васильева җомга көнне Гомумроссия ата-аналар җыелышында.

Россия мәгариф министры мәктәпләрдә смартфоннарны тыю тәкъдимен хуплаган
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 31 август, “Татар-информ”). Россия мәгариф министры Ольга Васильева мәктәпләрендә смартфоннарны тыю тәкъдимен дөрес дип саный. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

“Иртәме-соңмы, француз коллегаларыбыз кебек үк, без дә моңа килербез дип саныйм”, - диде Ольга Васильева җомга көнне Гомумроссия ата-аналар җыелышы барышында.

Министр кайбер Россия мәктәпләрендә укучыга телефонын куеп тора торган махсус тартмалар булуын өстәп әйтте. Шулай ук ата-аналар укытучы белән бәйләнешкә керә ала торган махсус сигналлы контроль телефон булуын җиткерде.

“Сорау туа: барысы да бар икән, нигә [смартфон]? Тулысынча җиһазландырылган сыйныфлар, сыйныфларда планшетлар бар икән?”,- диде министр.

  • Франциядә мәктәп укучыларына дәрес вакытында шәхси мобиль җайланмалардан файдалануны тыя торган закон проекты кабул ителгән.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100