news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мәгариф министры бала тапкан студентларны бюджетка күчерү вакытын хәбәр итте

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы бала табучы студент әниләрне икенче уку елыныннан башлап бюджетта укуга күчерә алачакларын җиткерә.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева бала табучы студент әниләрне икенче уку елыныннан башлап өстенлекле юнәлештә бюджетта укуга күчерә алачаклары хакында сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Ул Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы проектын җәмәгать фикер алышуыннан соң Юстиция министрлыгына җибәрәчәкләрен җиткергән. Кабул ителгән очракта, документ басылып 10 көн үткәннән соң, бала тапкан студент әниләр әлеге хокуктан файдалана алачак.

Ольга Васильева сүзләренчә, бу студент әниләр бала туганнан соң укуларын тәмамласын өчен башкарыла.

Ул шулай ук Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына терәк югары уку йортлары төзү өчен бәйгедә катнашуга 57 төбәктән 86 гариза керүен билгеләп үткән. "Һәр гариза бәйгенең барлык параметрларына туры килгәнлеге буенча каралачак. Комиссия җиңүчеләр турындагы карарны апрель уртасында чыгарачак", – дип белдергән Васильева.

Алдан министр яңа терәк югары уку йорты, аерым алганда, Мурманскида Мурманск дәүләт университеты базасында барлыкка килергә мөмкин, дип белдергән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100