news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Мәгариф министрлыгы яңа федераль стандартларны ел азагына кадәр раслаячак

Федераль министр урынбасары дәреслекләр яңартылачагын да әйтте.

Россия Мәгариф министрлыгы яңа федераль стандартларны ел азагына кадәр раслаячак
tatarstan.ru

(Казан, 15 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Россия Мәгариф министрлыгы яңартылган федераль белем бирү стандартларын ел азагына кадәр раслаячак. Бу хакта бүген "Казан Экспо" үзәгендә "Тәрбия - белем бирү сыйфатын күтәрү факторы" темасына республика август киңәшмәсендә РФ мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина әйтте.

"2019 ел азагына кадәр аларны расларбыз дип планлаштырабыз. Яңа ФГОСлар буенча фикер алышуларда катнашкан коллегаларга рәхмәт. Бу саллы эш булды", - диде ул.

Аның фикеренчә, технологияләрдәге, икътисадтагы үзгәрешләрне тиз сеңдереп бару кирәк. "Төп белем бирүнең якынча программаларын яңарту эше башланачак. Бу процессны 2020 елның икенче кварталында төгәлләү ниятләнә", - диде Потехина.

Ул гамәлдәге дәреслекләр яңартылачагын да әйтте. "Бүген технологияләр тиз үзгәрә, без заманча дәреслекләр чыгарырга бурычлы. Бу максаттан министрлык тарафыннан дәреслекләрнең федераль исемлеген формалаштыруның яңа тәртибе әзерләнгән. Гамәлдәге исемлек 2020 елга кадәр актуальлеген саклаячак", - диде федераль министр урынбасары.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100