news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Мәгариф министрлыгы укытуны дистанцион белем бирүгә күчерергә җыенмый

Дистанцион белем бирү дәүләткә көндез укытуга караганда кыйммәткәрәк төшә.

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). РФ Мәгариф министрлыгы укытучыларны кыскартырга һәм барысын да дистанцион белем бирүгә күчерергә җыенмый, дип белдерде министр урынбасары Дмитрий Глушко. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Болай эшләү күздә тотылмый», - дип җавап бирде ул «Комсомольская правда» радиосы эфирында укытучыларны кыскартырга һәм барысын да дистанцион белем бирүгә күчерергә җыенмыйлармы дигән сорауга.

Глушко билгеләп үткәнчә, дистанцион белем бирү дәүләткә көндез укытуга караганда кыйммәткәрәк төшә.

news_right_1
news_right_2
news_bot