news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Мәгариф министрлыгы укытучыларның хезмәт хакы турында нигезләмә проекты әзерли

Йөкләмә дәрәҗәсе чиге булдырылганнан соң укытучылар атнасына 40ар сәгать укытмаячак, дип белдергән яңа министр.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева ведомство тарафыннан укытучыларның хезмәт хакы турында нигезләмә проекты әзерләнүен хәбәр иткән.

«Без хәзер профсоюзлар белән берлектә мәгариф хезмәткәрләренең хезмәт хакы буенча якынча нигезләмә проектын әзерлибез. Йөкләмә дәрәҗәсенең югары чиге кертеләчәк»,— дигән ул «Комсомольская правда» газетасына биргән интервьюсында.

Мәгариф министры “Россиядә укытучы уртача 1,3 ставка ала. «Атнасына 35, 45 сәгать — бу аерым очраклар, - дип белдергән ул. - Без министрлыкта статистика алып барабыз, вәзгыятьне беләбез». Йөкләмә дәрәҗәсе чиге булдырылганнан соң укытучылар атнасына 40ар сәгать укытмаячак, шулай да кайберәүләр нормадан тыш йөкләмә алырга мөмкин, дип билгеләп үткән ул.

Исегезгә төшерәбез: Президент администрациясе идарәсе җитәкчесенең җәмәгать проектлары буенча урынбасары Ольга Васильеваны август ахырында Россия мәгариф һәм фән министры итеп билгеләделәр. Ул эшли башлау белән үк үзеннән алда эшләгән министрлар Андрей Фурсенко һәм Дмитрий Ливанов курсына төзәтмәләр кертәчәген, мәгарифкә хезмәт күрсәтү өлкәсенә караган кебек алымның аны берничек тә канәгатьләндермәвен белдергән иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot