news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Мәгариф министрлыгы уку елын 1 сентябрьдә көндезге форматта башларга әзерләнә

Ведомство мәгълүматлары буенча, мәктәпләрнең бары тик 15 проценты гына дәресләрнең тулы комплексын дистанцион режимда алып барырга әзер.

Россия Мәгариф министрлыгы уку елын 1 сентябрьдә көндезге форматта башларга әзерләнә

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Россиядә яңа уку елы 1 сентябрьдә көндезге форматта башланырга тиеш. Якын киләчәктә көндезге урта белем форматыннан баш тарту күздә тотылмый, дип белдерде мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушко «Комсомольская правда» радиостанциясенә биргән интервьюсында. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Мәгариф министрлыгы яңа уку елын 1 сентябрьдән дә иртәрәк башларга җыенмый, дип искәртте Глушко.

«Ничек кенә булмасын, без җәйге ялны июль-август айларында оештырырга тиеш. Шунлыктан уку елының 1 сентябрьдә башлануын телисе килә», - диде Глушко.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100