news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Мәгариф министрлыгы туган телләрне өйрәнү һәм укыту концепциясен эшли

Документ Россия халыклары телләрен укыту буенча булган бөтен тәҗрибәне исәпкә алырга тиеш.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы Халыкара телләр елы кысаларында беренче тапкыр туган телләрне өйрәнү һәм укыту концепциясен эшләргә ниятли. Шул турыда ведомство башлыгы урынбасары Татьяна Синюгина сөйләгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Министр урынбасары мондый концепциянең «мәгариф системасында элек беркайчан да булмаганлыгына» игътибарны юнәлткән.

Шул ук вакытта Синюгина билгеләп үткәнчә, эш җиңел булмаячак. Документ Россия халыклары телләрен укыту буенча булган бөтен тәҗрибәне исәпкә алырга тиеш.

Парижда Халыкара туган телләр елы 28 гыйнварда старт алды. Россиядә аның рәсми ачылышы март аенда Ханты – Мансийск автоном округында узачак.

  • Россиядә төп халыкларның телләренә ярдәм итү фонды төзелгән. Татарстан вәкиле – Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов аның попечительләр советы әгъзасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100