Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Мәгариф министрлыгы төбәкләргә туган телләрне өйрәнү буенча аңлатма юллады
Республика мәктәпләрендә уку планнары ата-аналарга һәм укучыларга сайлау хокукын гарантияләргә тиеш, диелгән министрлык хәбәрендә.
(Казан, 30 ноябрь, "Татар-информ"). Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә туган тел һәм дәүләт телләрен өйрәнү буенча аңлатма әзерләгән. Уку планын формалаштыру буенча аңлатмалар һәм тәкъдимнәр төбәк башлыкларына юлланган. Бу хакта министрлыкның рәсми сайтында хәбәр ителә.
Аңлатмалар 20 июльдә узган Милләтара багланышлар советы утырышы нәтиҗәләре буенча Россия Президенты йөкләмәсен истә тотып төзелгән.
“Министрлык тарафыннан республика уку йортларында укучыларның һәм ата-аналарның мәнфәгатьләрен һәм теләкләрен истә тотып оештырылган уку планының дәүләт телләрен укыту һәм өйрәнү өлешендә яңа мөмкинлекләр тәкъдим ителде. Шул ук вакытта республика мәктәпләре уку планнары ата-аналарга һәм укучыларга сайлау хокукын гарантияләп, дәүләт телләрен өйрәнүне ирекле рәвештә тәэмин итәргә тиеш”, - диелгән Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз