news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Мәгариф министрлыгы карантинга ябылган мәктәпләр санын әйтте

ОРВИ һәм Covid-19 белән авыручылар санына карап, әлеге уку йортлары укыту форматын мөстәкыйль рәвештә сайлаячак.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Россия мәктәпләренең якынча 3 проценты карантинга ябылган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия мәгариф министры урынбасары Виктор Басюкка сылтама белән хәбәр итә. 

Виктор Басюк белдерүенчә, бу мәктәпләрнең барысы да карантинга коронавирус аркасында китмәгән. Киресенчә, әлеге уку йортлары һәм сыйныфларның яртысы диярлек ОРВИ белән авыручылар арту сәбәпле ябылган. 

«Мәктәпләрнең гомуми саныннан якынча 3 проценты карантинда. Шул ук вакытта аларның 50 проценты белем бирүне ОРВИ аркасында туктатып торды», — дип сөйләде министр урынбасары.

Шулай ук Виктор Басюк: «Барлык мәктәпләр дә дистанцион яки катнаш укуга күчерәләчәкме?», дигән сорауга җавап бирде. 

«Бүгенгә РФ Мәгариф министрлыгы дәрәҗәсендә бернинди үзәкләштерелгән карарлар кабул ителмәячәк. Covid һәм ОРВИ белән вазгыять һәр төбәктә төрлечә. Шуңа күрә без белем бирү процессын һәр мәктәптә индивидуаль рәвештә билгеләргә мөмкинлек бирдек», — диде ул. 

Берничә көн элек Кремльдә укучыларны чираттан тыш каникулларга җибәрү турындагы карарны һәр төбәк мөстәкыйль кабул итәчәк дип сөйләгәннәр иде. Бу тема Мәскәү мәктәпләренең 5 октябрьдән 14 көнлек каникулларга китүе сәбәпле күтәрелде, диелә әлеге хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100