Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Мәгариф министрлыгы 1 сентябрьдә мәктәптә линейка уздырырга рөхсәт итте
Россия Мәгариф министры Сергей Кравцов укучыларның һәм укытучыларның сәламәтлеген кайгыртып, иминлек чараларын башкарырга кирәк булуын әйтте.
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Быел мәктәпләрдә уку елы 1 сентябрьдән башланачак. Бу хакта «Россия 24» телеканалы эфирында Россия Мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте. РИА Новости шул хакта язды.
«Балалар 1 сентябрьдә килер дип планлаштырабыз. Моны бөтен кеше көтә, традицион линейкалар узачак», — дип әйткән министр.
Кравцов шулай ук укучыларның һәм укытучыларның сәламәтлеген кайгырту өчен, барлык иминлек чараларын кулланырга кирәк булуын әйтте.
Моңа кадәр мәгариф министры 1 сентябрьдә мәктәп линейкасы яңа формада узачак, дип белдерде. Бу Роспотребнадзорның мәгариф оешмаларында 2021 елга кадәр массакүләм чаралар үткәрүне тыюы белән бәйле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз