news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мәгариф һәм фән министры Гомумроссия ата-аналар җыелышы үткәрәчәк

Аралашу, гадәттәгечә, төбәкләр катнашындагы видеоконференция ярдәмендә барачак.

(Казан, 27 август, "Татар-информ"). Быелның 30 августында Гомумроссия ата-аналар җыелышы узачак. Аны Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева алып барачак, дип хәбәр итә митнистрлыкның матбугат хезмәте.

Һәр елны яңа уку башында укучыларның әти-әниләре гадәттәге сораулар җыелмасы белән килә. Нинди үзгәрешләр көтәргә, нәрсәгә әзерләнергә? Мәктәп программасы белән ни булачак, яңа предметлар барлыкка киләчәкме, укыту нинди дәреслекләр буенча алып барылачак? БДИ белән нәрсә булачак һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына нинди имтиханнар тапшырырга кирәк булачак?

Бу һәм башка күп кенә сорауларга IV Гомумроссия ата-аналар җыелышы барышында мәгариф һәм фән министры җавап бирәчәк. Әле чара быел Мәскәү шәһәрендәге 548 нче “Царицыно” Мәгариф үзәге” дәүләт автономияле гомуми белем бирү оешмасында үтәчәк. Ул халык арасында “Рачевский мәктәбе” буларак билгеле.

Аралашу, гадәттәгечә, төбәкләр катнашындагы видеоконференция форматында барачак. Министр шулай ук Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты һәм социаль челтәрләр аша килгән сорауларга да җавап бирәчәк.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, министр Ольга Васильевага сорауларны алдан биреп куярга мөмкин. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында моның өчен махсус «Общероссийское родительское собрание» (http://минобрнауки.рф/родительское-собрание) бүлекчәсе булдырылган.

Җыелышны оештыручы һәм үткәрүче төп партнер - "Илкүләм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү, һәм гаилә кыйммәтләрен яклау буенча ата-аналар ассоциациясе " гомумроссия иҗтимагый оешмасы (НРА).

Илкүләм җыелыш агымдагы елның 30 августында Мәскәү вакыты белән 11.00 сәгатьтә башланачак. Чараны үткәрү адресы: Мәскәү шәһәре, Маршал Захаров урамы, 8 йорт, 1 корпус.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100