news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мәгариф һәм фән министры: Дәреслекләр саны кинәт кимиячәк

Дәреслекләрнең эчтәлеген кыскартканнан соң "алар дөнья, фән һәм Россия турындагы заманча, классик күзаллауга күбрәк туры киләчәк", диде министр.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева, дәреслекләр саны кинәт кимиячәк, дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

“Дәүләт-профессиональ-җәмгыяви экспертиза механизмнарын көйләргә кирәк, ул күптөрлелекнең оптималь балансына ирешү һәм дәүләт таләпләрен, дәүләт стандартларын чынга ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Без якын арада билгеле карарга килербез – китаплар исемлеге кинәт кыскарачак, ә аларның эчтәлеге дөнья, фән һәм Россия турындагы заманча, классик күзаллауга туры киләчәк”, дип белдерде журналистларга Ольга Васильева.

Илдә мәктәп дәреслекләрен яңарту механизмы җайга салынган инде.

База дәреслекләре темасы буенча кичә Россия Президенты Владимир Путин белән “Туры линия” барышында да фикер алыштылар. Дәүләт башлыгы мәктәпләрдә фәннәр буенча база дәреслекләрен куллану турында уйларга тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100