news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы чит илләрдә белем алуга грантлар күләмен киметергә ниятли

Министрлык "Глобаль мәгариф" дәүләт программасына үзгәрешләр проектын гавами фикер алышуга куйган

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы 2014-2016 елларга "Глобаль мәгариф" дәүләт программасына үзгәрешләр проектын гавами фикер алышуга урнаштырган. Ул чит илләрнең әйдәп баручы югары уку йортларында бушлай уку мөмкинлеген бирә. Төзәтмәләр нигезендә, программада катнашучыларның саны ике тапкыр кими: 1500 кешедән 750гә кала. Шул ук вакытта аерым грантның күләме дә арта: элек ул елына 1,3 миллион сум тәшкил итсә, хәзер аны 2,7 миллион сумга кадәр җиткерергә карар ителгән, дип яза "Интерфакс".

Проектка аңлатма язуында әйтелгәнчә, үзгәрешләр "2014 елны икенче ярты еллыгында РФ милли валютасының чит ил дәүләт валюталарына карата курсы төшүгә бәйле рәвештә, РФ гражданнарының программада катнашу белән кызыксынуы кимү сәбәпле" кертелә.

Шул ук вакытта, грантларның күләмен чит илдә югары белем алырга теләгән студентларның "чыгымнарын тулысынча каплау өчен" арттырырга карар ителгән.

Узган ел башланып киткән "Глобаль мәгариф" программасында әйдәп баручы чит ил уку йортларына үзләре укырга кергән Россия гражданнары катнаша ала. Дәүләт укуга киткән чыгымнарны грант алучы дәрәҗәле чит ил университетын тәмамлаганнан соң Россиягә әйләнеп кайтып, кимендә өч ел эшләгән очракта гына каплый. Әлегә программада катнашучылар саны 10нан артмый.

Дәүләт программасына үзгәрешләр кертүче РФ Хөкүмәте карары проекты 11 мартка кадәр гавами фикер алышу процедурасын узачак.   

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100