news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы 2017/18 уку елында вузларга кабул итү тәртибен раслады

Укырга кабул итү гамәлдәге кагыйдәләр буенча ике этапта узачак.

 (Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). 2017/18 уку елында абитуриентларны вузларга укырга кабул итү тәртибе әллә ни үзгәреш кичермәячәк. Теләсә кайсы абитуриент элеккечә 5 вузга документ тапшыра һәм һәрберсендә әзерлек узу өчен 3 юллама сайлый ала. Бу хакта Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Укырга кергәндә олимпиадаларда җиңүчеләр аерым хокукларга ия була. Укырга керүчеләрнең шәхси казанышлары өчен 10 баллга кадәр өстәмә бәя алу мөмкинлеге саклана.

Укырга кабул итү гамәлдәге кагыйдәләр буенча ике этапта узачак - беренче этапта вузда бюджет урыннарының 80 проценты тулганчы, икенче этапта - калган урыннар буенча.

Укырга керү тәртипләре үзгәргән очракта, һәр вуз кабул итү кампаниясе турында бөтен мәгълүматны октябрь аенда үк игълан итәргә тиеш, бу абитуриентларга хәбәрдар булу өчен кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100