news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 12 вуз программаларының дәүләт аккредитациясен кире каккан

Чираттагы утырышта федераль хезмәт комиссиясе агымдагы елның май-августында дәүләт аккредитациясе нәтиҗәләрен караган

(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”). Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең аккредитация комиссиясе аерым белем бирү программалары буенча 12 югары уку йортына дәүләт аккредитациясен кире каккан.

Алар арасында Маймонид исемендәге Дәүләт классик академиясе, Чиләбе дәүләт университетының Кастанай өлеше филиалы, Чечня дәүләт университеты, Мәскәүнең Гуманитар институты, Омски дәүләт аралашу юллары университеты, Россия дәүләт социаль университетының Минскидагы филиалы, Коммерция һәм хокук институтының Тольяттидагы филиалы, Сергиев-Посад гуманитар институты, Россия дәүләт гуманитар университетының Мәскәү өлкәсендәге Балашиха һәм Железнодорожный шәһәрләрендәге филиаллары, Ауразия ачык институтының Азов филиалы, Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университеты һәм Төмән дәүләт университеты бар.

Ведомство сайтында хәбәр ителүенчә, чираттагы утырышта Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте комиссиясе агымдагы елның май-августында дәүләт аккредитациясе йомгакларын караган. Шулай ук белем бирү учреждениеләре һәм фәнни оешмаларның дәүләт аккредитациясен уздыру өлкәсендә эксперт берләшмәсе проблемалары һәм үсеш перспективалары буенча фикер алышу булган.

Аккредитация комиссиясе тарафыннан хисап чоры дәверендә үткәрелгән аккредитация экспертизалары нәтиҗәләре каралган, алар нигезендә 12 белем бирү оешмасы аерым белем бирү программалары буенча дәүләт аккредитациясеннән мәхрүм булган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100