news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте вузларга керү өчен фәннәрдән БДИ-2015 буенча иң түбән баллны билгеләде

Рус теле буенча иң түбән балл - 36, ә математикадан - 27

  (Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Яңа уку елы башында Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов югары уку йортларына керү өчен бөтен фәннәрдән БДИ-2015 буенча иң түбән баллны билгеләү турында карар имзалады.

Документ бакалавриат программалары һәм төрле фән белгечлеге буенча укырга керү өчен иң түбән БДИ балларын билгели.

Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте сайтында хәбәр ителгәнчә, рус теле буенча иң түбән  дип каралган 36 балл җыярга кирәк булачак, ә математикадан - 27, физикадан -36, химиядән – 36, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдән – 40, биологиядән – 36, тарихтан - 32, географиядән – 37, җәмгыять белеменнән -42, рус әдәбтятыннан – 32, чит ил телләре (инглиз, француз, немец, испан телләре) буенча - 22 балл .

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100