news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте ел дәвамында БДИ тапшыру өчен махсус үзәкләр челтәрен ача

Укучылар Бердәм дәүләт имтиханын берничә тапкыр бирә ала

 (Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Якын арада Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте Россиянең бөтен төбәкләрендә, укучыларга ел дәвамында күп тапкыр БДИ тапшыру мөмкинлеге бирәчәк махсус үзәкләр челтәрен ача. Бу хакта ИТАР-ТАСС хәбәр итә.

Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов сүзләренә караганда, бу чара имтиханны бер генә тапкыр тапшыра алам дип кайгыручы чыгарылыш сыйныф укучыларында стрессны киметү мөмкинлеге бирә. “Шулай ук бу чара аларга белемнәрен тикшерергә, нәрсәне җентекләбрәк өйрәнергә икәнлеген ачыклау мөмкинлеге бирәчәк”, - дип билгеләп үтте ул.

Махсус үзәкләр 11 нче сыйныфны һәм узган елларда мәктәпләрне тәмамлаучылар өчен дә булачак. БДИ үткәрү тәртибе үзгәрү әзерлек алдында: хәзер дәүләт имтиханнарын вакытыннан алдан 11 нче сыйныфка кадәр укытылып бетерә торган фәннәр буенча гына тапшырырга мөмкин.

Бер елда имтиханны ничә тапкыр тапшырып карарга мөмкин икәнлеге әле төгәл билгеле түгел. Соңгы нәтиҗә итеп иң уңышлы балл сайланачак.
“Ноябрь-декабрьдә үзәкләр тулы көченә эшли башлаячак дип уйлыйм, - дип сөйләде бу хакта С.Кравцов. – Элек алар төбәктә 1-2 генә булачак, аннары үзәкләр саны арттырылачак”. БДИ тапшыру буенча махсуслаштырылган үзәкләр видеокүзәтү системасы урнаштырылган пунктларда гына була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100