news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мәгариф буенча күзәтчелек хезмәте: Һәр унынчы рус теле укытучысы фәнне начар белә

Идарә тармагында, педагогия уку йорты тәмамлаган укытучыларның барысы да фәнне, укыту методикасын тулаем белми, дип җиткерделәр.

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ"). Югары педагогия уку йортларын тәмамлаучы укытучыларның 10 проценты үз фәнен тулаем белми. Бу хакта Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте (Рособрнадзор) башлыгы Сергей Кравцов Россия мәгариф академиясе әгъзалары гомуми җыелышында җиткергән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

"Югары педагогия уку йортларын тәмамлаганнан соң укытучыларның аттестациясен һәм һөнәри имтихан тотуын җәелдерергә кирәк. Безнең тикшеренүләр 11 процент укытучының рус теле һәм математикадан проблема кичерүен ачыклады", – дип белдергән Кравцов.

“Без югары педагогия уку йортын тәмамлагач укытучыларның барысы да фәнне, укыту методикасын тулаем белмәвен, менә шуннан әлеге фәнне укытуда күп кенә проблемалар килеп чыгуын күрәбез”, – дип билгеләп үткән идарә тармагы башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100