news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия һәм Гарәп Әмирлекләре визаларны гамәлдән чыгару турындагы килешүне имзалады

Ике илнең Хөкүмәте Казанда узган Хөкүмәтара комиссия утырышында гражданнар өчен визаларны гамәлдән чыгару турында килеште.

Россия һәм Гарәп Әмирлекләре визаларны гамәлдән чыгару турындагы килешүне имзалады
Рамиль Гали

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Казанда узган сәүдә, икътисади һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Хөкүмәтара комиссиясенең сигезенче утырышында виза таләпләрен гамәлдән чыгару турындагы килешүгә кул куйды.

Узган елда Россиядән Гарәп Әмирлекләренә туристлар агымы 50 процентка арткан, диде РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров.

Барлыгы 750 мең россияле Гарәп Әмирлекләренә сәяхәт иткән. Эксперт бәяләмәсе буенча, Россиянең Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисадына керткән өлеше 2,3 миллиард доллардан артып киткән, дип искәртте министр.

«Визаларны гамәлдән чыгару Гарәп Әмирлекләреннән Россиягә килүче туристлар санын арттырачак», - диде Мантуров. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100