news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мөфтиләр шурасы Татарстан мөфтиенең ваһабчылыкны тыю тәкъдименә каршы чыкты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ваһабчылыкны экстремизм дип тану тәкъдиме белән чыккан иде.

(Казан, 2 апрель, “Татар-информ”). Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләр советы Россия динара советы утырышында кабул ителгән резолюциядән канәгать түгеллеген белдерде. Бу хакта Диния назәрәтенең рәсми сайтында белдерелгән. Сүз Татарстан Республикасы мөфтиенең ваһабчылыкны тыю турындагы фикере турында бара.

Искәртеп үтик, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ваһабчылыкны экстремистик хәрәкәт дип тану тәкъдиме белән чыккан иде.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләр советы 2018 елның 27 мартында Россия динара советы утырышында үз вәкилләренең катнашуын кире кага. Алар башланырга берничә минут кала Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләр советы рәсми вәкиле Дамир Мөхетдинов Россия динара советы чарасыннан чакырылып алынуын искәртә. 

Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләр советы утырышта кабул ителгән резолюция текстының алдан таратылмаганлыгын искәртә. Шулай ук Россия мөфтиләр советы президиумының барлык әгъзалары текст белән таныш булмаганлыгын җиткерә. Шунлыктан, Россия мөфтиләр советы президиумының барлык әгъзалары белән килешү булмаган.

Аерым алганда, Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләр советы дәүләт тарафыннан дини берләшмә бүлекләре конституцион принципларының күзгә күренеп бозылуы хокукый яктан билгесез булганлыктан, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин тәкъдим иткән икенче пунктка ( “Дәүләт хөкүмәте органнарына ваххабизмны экстремистик идеология дип, ә ваххабист оешмаларын – экстремистик оешмалар дип тану тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәргә”) каршы чыга.

Бер-береңә түзмәү идеологиясенә каршы торуның тормышта мөһимлеген тирәнтен аңлау һәм бу юлда күп көч куюга карамастан, без дин тотучыларны төгәл хокук бозу гамәлләре өчен түгел, ә инанулары өчен эзәрлекләү принцибын алып бару Россия мөселман җәмәгатьчелегендә дә, милләтара килешүдә дә, Россия дәүләтенең хокукый мәдәниятында да зарарлы тәэсирен сиздерәчәк, дип саныйбыз. Моннан тыш, без резолюциянең беренче пункты буенча Россия динара советының структурасы бердәмлеген бозу файдасыз булуы турында фикеребезне җиткерәбез һәм аның федераль дәрәҗәдәге орган булып калырга тиешлеген таләп итәбез, диелә мөфтият сайтында.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100