Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең Россия католиклары башлыгы белән очрашуында сүз үзара аңлашуны арттыру һәм конфессияара элемтәләрне киңәйтү турында барган
Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең Россия католиклары башлыгы белән очрашуында сүз үзара аңлашуны арттыру һәм конфессияара элемтәләрне киңәйтү турында барган
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Мәскәүдән алынган хәбәрләргә караганда, кичә Россия Мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин Россия католиклары башлыгы митрополит Тадеуш Кондрусевич белән очрашып сөйләшкән. Мөфти хәзрәтләре митрополитка Иоанн Павел Икенченең бакый дөньяга күчүен тәгъзия кылган һәм, Ватиканның яңа башлыгы сайлануы уңаеннан, католиклар белән мөселман дөньясы арасындагы үзара аңлашу һәм тынычлык рухындагы бәйләнешләрнең тагы да киңәюенә ышаныч белдергән.
Сөйләшүләр барышында сүз шулай ук бүгенге көннең мәгариф проблемалары һәм мәктәпләрдә диннәр тарихын укыту мәсьәләләре хакында, диннәр арасындагы хезмәттәшлекне үстерү һәм башка мөһим проблемалар турында да барган. Очрашу нәтиҗәләреннән һәр ике як та канәгать калган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз