news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Мөфтиләр шурасы рәисе россиялеләрне Бөек Җиңү көне белән тәбрикләде

Р.Гайнетдин: “Кешелек тарихындагы бу рәхимсез сугышта халкыбыз яулаган Җиңүнең әһәмияте беркайчан да кимемәячәк”

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Россия Мөфтиләр шурасы Равил Гайнетдин россиялеләрне Бөек Җиңү көне белән тәбрикләде.
Җиңү көне – чын мәгънәсендә шатлыклы һәм тантаналы, бөтенхалык бәйрәме ул! Халык хәтерендә бу бәйрәм хаклы рәвештә төп урыннарның берсен били. Бу көнне һәр гаиләдә яу кырында һәлак булганнарны һәм тыныч тормышта фидакарьләрчә хезмәт куйган кешеләрне хөрмәтләп искә алалар.
Халкыбыз Бөек Җиңүне батырлык һәм фидакарьлек, Ватанга һәм үз намусына тугрылык бәрабәренә яулады, аңа халыкның бердәмлеге, рухи ныклыгы, Ватанны саклаучыларның батырлыгы нәтиҗәсендә ирешелде.
Без ата-бабаларыбызның батырлыгы алдында баш иябез һәм фашист илбасарларына каршы көрәштә үз тормышларын аямаган сугышчыларга тирән рәхмәтебезне белдерәбез.
Аларның үлемсез батырлыгы күңелләрдә мәңге сакланыр. Бүгенге көндә безнең арабызда булган ветераннарга Ходайдан сәламәтлек сорыйбыз.
Ветераннарга сәламәтлек, бәхет, тынычлык, калган гомерләрен туганнары һәм якыннары янында муллыкта үткәрүләрен телибез.
Кешелек тарихындагы бу рәхимсез сугышта халкыбыз яулаган Җиңүнең әһәмияте беркайчан да кимемәячәк.

Шәех мөфти, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Россиянең Ауропа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100