news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Мәүлид бәйрәме белән котлау сүзләрен юллады

Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, эш графигы тыгыз булу сәбәпле, Болгарда зурлап билгеләп үтелгән бәйрәм чарасында үзе катнаша алмады.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Гүзәл Насыйбуллина). Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин барлык дин кардәшләребезгә үзенең ярдәмчесе аша котлау сүзләрен юллады. Кичә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне уңаеннан Болгар шәһәрендә  уздырылган Мәүлид ән-Нәби бәйрәменең төп тантанасында ул үзе катнаша алмады.

Равил Гайнетдин юллаган котлауларны Россия Мөфтиләр шурасының эчке эшләр департаменты җитәкчесе Гали хәзрәт Хәсәнов ирештерде.

“Хөрмәтле дин кардәшләребез! Мәүлид көне – хөрмәтле пәйгамбәребезнең мөбәрәк туган көне җитте. Без аны сүзләребез белән генә түгел, бар йөрәгебез белән яратып, сөюбезне үз әхлагыбыз, тәкъвалыгыбыз вә сөннәтенә иярүебез белән исбат итәбез.

Мөселманнар нинди генә булмасыннар - баймы, ярлымы, дәрәҗәлеме, мескенме, көчлеме, көчсеме – барысы да яшәү көчен, илһам чыганагын пәйгамбәребез Мөхәммәднең тормышыннан һәм сөйләгән сүзләреннән алып, әхлакый кыйбласын аның үрнәгенә турылый.

Мәзхәбләре, мәдәни һәм сәяси карашлары төрле булуга карамастан, барлык мөселманнар да пәйгамбәребез Мөхәммәдне безләргә Коръәни-Кәримне ирештерүче итеп кенә түгел, ә иләһият чыганагы булган гыйлемне өйрәтүче, туры юлны күрсәтүче иман яктылыгы, галәмнәр өчен иләһи рәхмәт, мәртәбә һәм барлык өлкәләрдә дә үрнәк итеп кабул итә. Алай гына да түгел, башка дин вәкилләре дә Мөхәммәд пәйгамбәрне тарихта иң мәртәбәле, дәрәҗәле, кешелек дөньясына гаҗәеп зур йогынты ясый алган дини һәм сәяси лидер буларак таный”, - дип билгеләп үтелгән иде котлауда.

Гали хәзрәт Хәсәнов кичә Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә дә Мәүлид бәйрәме узуын әйтте.

“Шундый ук зур һәм бай программа. Мөнәҗәтләр, төрле вәгазьләр белән, балалар өчен дә бәйгеләр оештырала. Күрәбез, традицияләребез дәвам иттерелә. Менә Болгар академиясе дә гыйлем ягыннан да, дини яктан да үзәккә әверелеп килә. Күрәбез, төрле төбәкләрдән мөфтиләр җыела. Бүгенге көндә, әлһәмдүлиләх, Россиянең төрле төбәкләреннән, хәтта чит илләрдән дә кунакларыбыз килә. Бик яхшы эш, дәвамлы эш. Без рәсүлебезнең сөннәтен үтәгәнебезне күрсәтә.”, - дип билгеләде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100