news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Җиңү көне белән котлады

Аллаһтан тыныч күк, нык сәламәтлек, җитеш тормыш, көр күңел сорыйм, диелә котлауда.

(Казан, 9 май, "Татар-информ"). Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдин Җиңү көне белән котлады.

"Безнең һәрберебез өчен Җиңү көне – изге дата һәм Ватаныбызны, бөтен кешелекне фашизмнан коткару өчен иңгә-иң куеп фронтта сугышкан һәм тылда эшләгән ата-балаларыбызның каһарманлыгы символы.

Без бу куркыныч сугыштагы һәлак булган солдатларның һәм сугыштан соңгы елларда вафат булганнарның җаннары Аллаһ тарафыннан кабул ителгәндер һәм кичерелгәндер дип уйлыйбыз, чөнки аларның гомерләре Ватанны азат итү өчен гадел сугышта өзелгән. Сезнең нәрсә эшләгәнегезне беләбез һәм Сезнең тырышлык белән хәзер тыныч яши алуыбызга рәхмәтебезне белдерәбез.

Бөек Җиңүнең әһәмияте һәм бөеклеге беркайчан да бетмәс. Бу Җиңү бәйрәме соңгы бөтендөнья сугышының бәйрәме булып калсын иде. Аллаһтан тыныч күк, нык сәламәтлек, җитеш тормыш, көр күңел сорыйм", – диелә котлауда.

news_right_1
news_right_2
news_bot