news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Мөфтиләр шурасы Мисырдагы терактны шәрехләде

Синай ярымутравының төньягында террористлар мәчеткә һөҗүм иткән.

 (Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббәсов Мисырдагы терактны шәрехләде, дип яза iz.ru порталы.

Синай ярымутравының төньягында террористлар мәчеткә һөҗүм иткән.

“Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу белдерәбез. Күргәнебезчә, террористлар мөселманнарның җомга намазында, кешеләр Аллаһтан тынычлык сорап дога кылганда, бөтен кануннарны бозып авыр җинаять кылалар. Бу күренешне тәнкыть утына тотабыз. Кызганычка каршы, бүген террорның милләте, дине юклыгын ассызыклыйбыз”, - диде Аббәсов.

Дин вәкиле сүзләренчә,бандитларның диненә һәм милләтенә карамыйча, аларга каршы бергәләп көрәшергә кирәк, .

“Намаз вакында да бер гаепсыз кешеләрне үтерүләрен күрәбез. Бу хәлне берничек тә аклап булмый. Бу бандитизм, аңа каршы бергәләп көрәшергә кирәк”, - диде Аббәсов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100