news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Мөфтиләр шурасы мөселманнарны Рамазан аенда догаларны өйдә укырга чакырды

«Әлегә мәчетләрдә күмәкләп намаз уку мөмкин булмаса да, без моны өй шартларында эшли алабыз», - диде Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов.

Россия Мөфтиләр шурасы мөселманнарны Рамазан аенда догаларны өйдә укырга чакырды
Рамил Гали

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Россия Мөфтиләр шурасы изге Рамазан ае (быел ул 24 апрельдә башлана) алдыннан ил мөселманнарына мөрәҗәгать итте. Рухи лидерлар дин тотучыларны үзизоляция шартларында өйдә гыйбадәт кылырга чакырды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

«Әлегә мәчетләрдә күмәкләп намаз уку мөмкин булмаса да, без моны өй шартларында эшли алабыз. Бу очракта гаиләләребез безнең җәмгыятебез булачак», - диде Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов.

news_right_1
news_right_2
news_bot