Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Мөфтиләр шурасы конфессияара күргәзмәдә катнашачак
Россия Мөфтиләр шурасы конфессияара күргәзмәдә катнашачак
(Мәскәү, 11 май, “Татар-информ”, Динә Галәветдинова). Иртәгә Мәскәүдә Бөтенроссия күргәзмә үзәгендә “Өченче меңьеллыкка өмет, ышаныч, сөю белән” дип аталган дүртенче конфессияара күргәзмә ачыла. Анда рус Православие чиркәве, иудаизм вәкилләре, христиан-баптистлар, мөселманнар һәм башкалар катнаша. Россия Мөфтиләр шурасы исеменнән шура рәисе мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин, күренекле мөселман сәяси һәм җәмәгать эшлеклеләре: РФ Дәүләт Думасы депутатлары, төбәкләрнең Диния нәзарәтләре, эре коммерция структуралары җитәкчеләре катнашачак.
Исламга багышланган максатчан көн 14 мартта булачак. Бу көнне “Харун Яхъя” оешмасы әзерләгән “Шәһәрләр анасы - Мәккә” фильмын күрсәтү, “Дөрес туклану – сәламәт яшәү рәвеше нигезе” темасына “түгәрәк өстәл” (алып баручы – Газизбаев Җафар Хөсәенович) булачак. Күргәзмәгә килүчеләр арасында 318нче санлы татар балалар бакчасыннан нәниләр чыгыш ясаячак. Шулай ук мөселман хатын-кызлары киемнәрен күрсәтү һәм “Алтын минбәр” беренче халыкара мөселман киносы фестивален тәкъдир итү булачак. Ә 16 майда күргәзмә кысаларында “Россия гаиләсенең рухи-әхлакый традицияләрен яңарту буенча дини оешмалар эшчәнлеге” конференциясе уза. Россия Мөфтиләр шурасыннан Россиянең Аурупа өлеше мөселманнарының Диния нәзарәтенең фән һәм РФ дәүләт хезмәтләре белән элемтә бүлеге башлыгы шәех Фәрит хәзрәт Асадуллин һәм Россия Мөфтиләр шурасының халыкара бүлеге башлыгы Рушан хәзрәт Габбасов катнашачак. Докладның темасы – “Гаилә формалашканда дини тәрбия роле”.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз