Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Мөфтиләр шурасы: хәләл оешмаларның дөньяда уңышка ирешү өчен потенциалы зур
Елдан ел Россия компанияләре ислам илләренә хәләл продукция җибәрү күләмен арттыра.
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Россия Мөфтиләр шурасында Россиядә хәләл җитештерүчеләргә үз продукцияләрен ислам илләре базарларына актив чыгарырга өндәделәр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.
Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббасов фикеренчә, Россиядәге хәләл оешмаларның дөньякүләм базарда уңышка ирешү өчен потенциалы зур. Шулай ук ул хәләл продукциянең мөселман булмаган кешеләр арасында да популярлашуын һәм моның Россиядә бу индустрияне үстерүдә уңай йогынты ясавын да әйтте.
Бу көннәрдә Мәскәүдә «Продэкспо — 2020» халыкара күргәзмәсе уза. Анда 2,5 меңләп Россия компаниясе һәм дөньяның 70 иленнән чит ил компанияләре катнаша. Алар арасында мөселманнарга рөхсәт ителгән продукция дә күп.
Елдан ел Россия компанияләре ислам илләренә хәләл продукция җибәрү күләмен арттыра. Төп сатып алучылар Фарсы култыгы илләре. Августта Дагыстан Кувейтка «хәләл» стандартына туры килә торган туклану ризыклары, аерым алганда бозау, сарык ите сатарга әзерлеген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз