news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия мөфтие Равил Гайнетдин Төркиядәге терактларны оештыручыларны гаепләде

"Россия мөселманнары әлеге террористик актларга карата ачуын белдерә һәм моны кешелеккә карата җинаять итеп кабул итә", дип җиткерде мөфти.

(Казан, 11 декабрь, "Татар-информ"). Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе, мөфти Равил Гайнетдин Истанбулда һәлак булган кешеләрнең туганнары кайгысын уртаклашуын белдерде. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Истанбулда кичә кич ике урында булган терактларда, соңгы мәгълүматлар буенча, 38 кеше һәлак булган, тагын 155 кеше яраланган. Матбугат чаралары хәбәр итүенчә, "Бурсаспор" футбол командасы матчыннан соң якынча ике сәгатьтән "Бешикташ" стадионы янында ике шартлау яңгыраган. 

“Күпмиллионлы Россия мөселманнары исеменнән төрек халкының, һәлак булучыларның гаиләләренең тирән кайгысын уртаклашабыз. Россия мөселманнары әлеге террористик актларга карата ачуын белдерә һәм моны кешелеккә карата җинаять итеп кабул итә, аны башкаручылар, алар нинди лозунглар артына яшеренсәләр дә, кешелексезлектә гаепләнә”, - дип җиткерә үзенең мөрәҗәгатендә Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot