news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия һәм Финляндия мөселманнары футбол буенча иптәшләрчә матч үткәрде

Матч төгәлләнгәннән соң ике команданың да уенчылары «Туган тел»не башкарды.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Шимбә көнне, 12 октябрьдә, Россия һәм Финляндия мөселманнары футбол буенча иптәшләрчә матч үткәрде. Бу хакта Россия Мөфтиләр Шурасының рәсми сайты хәбәр итә.

Россия командасы составына мөфти Рушан хәзрәт Әббәсов җитәкчелегендәге Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте имамнары керде, Финляндия җыелма командасын Финляндия татарлары Мөселман җәмгыяте әгъзалары тәкъдим итте.

Футбол матчы Хельсинки янында урнашкан «Esport» спорт үзәгендә узды. Беренче таймда командалар төп состав белән уйнады, икенчесендә исә уенчылар белән алмашты. Бу ике команда арасындагы элемтәләрне тагын да ныгытты.

Шунысы да әһәмияткә ия: Россия һәм Финляндия командаларын дин генә түгел, милли бердәмлек тә берләштерә. Шунлыктан матч төгәлләнгәннән соң ике команданың да уенчылары татар халкының гимны булган «Туган тел»не башкарды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100