Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия мәдәният министры Владимир Мединский Казанга килде
Россия мәдәният министры Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында катнашачак.
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Бүген Россия мәдәният министры Владимир Мединский Татарстан Республикасына эш сәфәре белән килде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Владимир Мединский Казанда Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында катнашачак. Анда ведомствоның 2018 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалачак», — диелгән хәбәрдә.
Моннан тыш, бүген Владимир Мединский «Мәдәни мирас: Зөя утрау-шәһәрчеге һәм Бөек Болгар» комплекслы проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә багышланган тантаналы чарада булачак. «Пирамида» комплексында узачак тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз