news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мәдәният министры Минтимер Шәймиевка сирәк Коръән басмаларының берсен тапшырды

Казанда Владимир Мединский катнашында "Россия дөньякүләм мәдәни һәм табигый мираста" дип аталган бөтенроссия киңәшмәсе уза.

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ", Арсений Маврин). ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән 1073 объектның бары 29ы гына Россия мәйданнарында. Аның 18е – мәдәният, ә калганнары табигать һәйкәлләре. Шулай итеп, бу өлкәдә Россия әлегә 9 нчы урында гына. Бу хакта “Россия дөньякүләм мәдәни һәм табигый мираста” дип аталган бөтенроссия киңәшмәсендә Россия мәдәният министры Владимир Мединский җиткерде.

Владимир Мединский форумны үткәрү урыны итеп Казанның юкка гына билгеләнмәвен әйтеп узды. Татарстанда ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән өч объект бар. Алар – Казан Кремле, борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчегендәге Успение монастыре комплексы.

“Әлеге объектлар зур зирәклек белән сайланган, алар тарихи кыйммәткә генә ия булып калмыйча, бу җирдә яшәүче халыклар дуслыгын да чагылдыра. Болгар – мөселманнарның изге җире, Зөя утрау-шәһәрчеге – православие динендәгеләрнеке, ә Казан Кремле – республикадагы бар халык өчен”, – дип билгеләп үтте Владимир Мединский.

Федераль министр объектларның Бөтендөнья мирасы исемлегенә керүе тарихи һәйкәлләрне саклау ягыннан гына түгел, ә көчле икътисади стимул булуын: ЮНЕСКО объектларының туристларны үзенә тартуда куәтле магнит икәнен җиткерде.

Владимир Мединский кичә борынгы Болгарда булуын һәм дөньядагы иң зур Коръәнне күрү тәэсирләндерүен әйтте. “Рөхсәт итегез миңа сирәк Коръән басмаларының берсен сезгә тапшырырга. Алар барлыгы биш данәдә генә басылган”, – дип мөрәҗәгать итте кунак Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка.

Изге китап Ислам тарихы музеенда лаеклы урынын алыр, дип вәгъдә бирде Минтимер Шәймиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100