Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия мәдәният министры гаиләсе белән Казанга Яңа ел каникулларына килгән
Ул Татарстан тарихы музеенда, Благовещение соборында һәм Кол Шәриф мәчетендә булды
(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Россия мәдәният министры Владимир Мединский гаиләсе белән Казан Кремлендә Татарстан тарихы музеенда, Благовещение соборында һәм Кол Шәриф мәчетендә булды.
Визит музей программасыннан башланды: кунаклар “Кыш бабайның серле лабораториясе” исемле интерактив шоуда, Тарих музее заллары буенча экскурсиядә булдылар һәм аның экспонатлары белән таныштылар. Алар электрон телескоптан карады, космик үлчәүдә үлчәнде, ә балалар үзләрен палеонтолог буларак сынап карады. Аларны бигрәк тә “Ледниковый период” кебек чынлыкка корылган яңа экспонат шаккатырды. Аның ярдәмендә берничә миллион ел элеккеге чорга сәфәр кылырга һәм мамонт яки юлбарыс белән бергә-бер калырга мөмкин.
Аннары Владимир Мединский Благовещение соборында һәм Кол Шәриф мәчетендә булды. Министр Казан Кремлендә кеше күп булуына игътибарын юнәлтте – Яңа ел каникулларында күпләр бирегә сәфәр кылган, дип хәбәр итә музей-тыюлык матбугат хезмәте.
Фотосурәт Казан Кремле матбугат хезмәтеннән алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз