news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Мәдәният министрлыгы чит ил фильмнары прокатын чикләргә ниятли

Министрлык чит ил киносы сеансларын көненә 35 процентка кадәр киметергә планлаштыра.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Мәдәният министрлыгы Россия киносын үстерү өчен уңай шартлар булдыру сәбәбе белән, чит ил фильмнары прокатын чикләү өчен Россия законына төзәтмәләр кертәчәк. Бу турыда «Газета.Ру». яза.

Россия Мәдәният министрлыгы чит ил киносы сеансларын көненә гомуми күләмнең 35 процентына кадәр киметергә планлаштыра. Ведомство таләпләрен үтәмәгән кинотеатрлар штрафка тартылачак.

Әгәр кагыйдә бер тапкыр бозылса, штраф күләме 100 меңнән алып 200 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк, кабат кагыйдә бозган очракта, штраф 500 мең сумга кадәр артачак.

Россия Мәдәният министрлыгында мондый тәкъдимнәр узган ел да булган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100