news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия һәм Беларусь ике ил арасында визаларны тану турындагы килешү имзалады

Беларусь визасы алган чит ил кешеләре Россия территориясенә, ә Россия визасын алучылар Беларусь Республикасына керә алачак.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Россия һәм Беларусь Республикасының тышкы эшләр министрлары Сергей Лавров һәм Владимир Макей визаларны үзара тану турындагы килешүне имзалады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Документ нигезендә, Беларусь визасы алган чит ил кешеләре Россия территориясенә, ә Россия визасын алучылар Беларуська керә алачак. Визалар 90 көнгә кадәр булу вакытына карала. 

Беларусь Тышкы эшләр министрлыгы килешүне «мини-шенген» белән чагыштырды, әмма әлегә виза кагыйдәләре унификацияләнмәгән.

Документ мәгълүмат ресурсларын интеграцияләүне күздә тота — бу чикне узу, бирелгән һәм гамәлдән чыгарылган визалар һәм вакытлыча яки даими яшәү өчен рөхсәтләр турындагы мәгълүматлар белән алмашырга мөмкинлек бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100