news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия һәм Америка галимнәре Казанда хәзерге җәмгыять үсеше модельләре турында фикер алыша

Россия һәм Америка галимнәре Казанда хәзерге җәмгыять үсеше модельләре турында фикер алыша

(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Ирина Пашкеева). Бүген Казанда АКШ Дәүләт департаментының Мәгариф һәм мәдәният бюросы белән АКШның Россиядәге Илчелеге теләктәшлегендә, Вудро Вильсон Халыкара фәнни үзәге Кеннан Институты (Вашингтон» АКШ), Россия Кеннан институтын тәмамлаучылар ширкәте һәм Казан дәүләт энергетика университеты оештырган «Модернизация шартларында Милли һәм төбәк модельләре» ике көнлек фәнни-гамәли конференция ачылды.

КДЭУда узган конференциянең тематикасы күп төрле мәсьәләләрне колачлый: Россия һәм Татарстанны модернизацияләү үзенчәлекләре, Милли интеграция һәм милләтара киеренкелекне кисәтү, дәүләт милли сәясәте, күп мәдәниятлелек, мәгарифнең төбәк үзенчәлеге. Форумга Кеннан институты вәкилләре, Россиянең әйдәп баручы галимнәре Леокадия Дробижева, Эмиль Паин, Денис Драгунский килде. Казан галимнәре, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре арасында да мәгълүм исемнәр шактый: Марат Галиев, Михаил Столяров, Рәшит Вагыйзов, Георгий Исаев, Дамир Исхаков, Владимир Бохараев, Мидхәт Фәрукшин, Рафыйк Мөхәммәтшин, Лилия Сәгыйтова һәм башкалар.

ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева конференцияне оештыручылар һәм анда катнашучыларны сәламләп, барыннан да элек, Америка кунакларын бүген билгеләп үтелүче АКШ дәүләт бәйрәме – Бәйсезлек көне белән котлады. Ул шулай ук мондый дәрәҗәле форумны Казанда үткәрү Татарстан белән кызыксынуларның кимемәвен, аның Россия дәүләте тарихында үзенчәлекле ролен тануны дәлилли. Соңгы 15 елда республика үткән Юл Россиянең башка төбәкләре өчен өлге булырлык. «Татарстанда формалашкан үсеш моделе, Татарстан моделе тотрыклылык, толерантлык, милләтара һәм динара татулык һәм тынычлык, дөньяга ачыклык, үз тәҗрибәсе белән уртаклашу, башкаларныкын өйрәнү һәм куллану кыйммәтләренә нигезләнгән, - дип билгеләп үтте Зилә Вәлиева. – Татарстан федерализм һәм төбәкләр мөстәкыйльлеген арттыру тарафдары. Шул рәвешчә, ул федератив мөнәсәбәтләр үсешенә үзәк белән төбәкләр арасында уңай багланышлар урнаштыруга, демократик Россия төзүгә өлеш кертә».

Татарстан парламенты вице-спикеры Римма Ратникова форумда катнашучыларга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән сәламләү сүзләрен укыды. «Фикер алышуга чыгарылган проблемаларның актуальлеге бәхәссез. Сезгә Россиядәге сәяси тормышның төрле аспектлары буенча фикер алышудан, Россия федерализмының хәзергесе һәм киләчәген, илебезнең дөнья җәмәгатьчелегенә кушылу үзенчәлекләрен, дәүләт суверенитеты һәм глобальләштерү проблемаларын тикшерүдән тыш, цивилизацияле үсеш механизмнары, дөнья сәяси мәдәниятенең тотрыклылык, татулык, көч кулланмау, диннәрне ихтирам итү, милләтара һәм динара хезмәттәшлек кебек мөһим юнәлешләрен саклау һәм ныгыту модельләре турында үз фикерләрегезне әйтергә туры киләчәк», - диелә сәламләүдә.

Конференцияне ачу тантанасында шулай ук Кеннан институты директоры Блэр А.Рубл, ТР Президенты каршындагы сәяси мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Рафаил Хәкимов, КДЭУ ректоры Юрий Петрушенко, форумның мәртәбәле кунаклары чыгыш ясады.

Рубл әфәнде конференция тематикасының Татарстанда киң кайтаваз табуын билгеләп үтте һәм республика җитәкчеләренә җылы каршы алу өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Вудро Вильсон Халыкара фәнни үзәге Кеннан Институты Вашингтонда 1970 еллар уртасында оешкан һәм XIX гасырда Россия һәм Себерне тикшергән атаклы галим өлкән Джорж Кеннан исемен йөртә. Институтны Россиянең перспективалы тикшеренү үзәкләренең берсе дип атарга була. Ул Россия һәм бөтен советлардан соңгы киңлекне өйрәнә, гуманитар һәм иҗтимагый фәннәр өлкәсендә бөтен дөнья, шул исәптән Россия галимнәренә академик программаларны гамәлгә ашыру өчен стипендияләр бирә, лекция һәм нәшрият эшчәнлеге алып бара. Институтның төп бурычы – Америка җәмәгатьчелегенең Россия һәм советлардан соңгы киңлек дәүләтләре турында күзаллауларын һәм белемнәрен тирәнәйтү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100