news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия өлкәннәренең төп проблемасы – фәкыйрьлек һәм начар сәламәтлек

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштыру уздырган.

(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ"). Россиянең өлкән яшьтәге кешеләре төп проблемалары итеп, пенсияләренең түбән булуын һәм сәламәтлекләре начар булуны атаган. Бу хакта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәләре дәлил булып тора, дип җиткерә “Известия” .

Сораштырылган кешеләрнең 59 проценты төп проблемасы итеп, фәкыйрьлек һәм пенсияләренең түбән булуын җиткергән. Тагын 45 проценты сәламәтлекләре борчуын белдергән.

Шулай ук ялгызлык (25 процент), кирәклегеңне тоймау (24 процент) һәм яшьләр ягыннан хөрмәт күрмәүне (18 процент) атаучылар да шактый булган. Шунысы кызык: хөрмәт булмау турында өлкәннәргә караганда яшьләр үзләре ешрак әйткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100