Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия өлкәләренең берсендә абортлар ясау бер көнгә тыелды
Әлеге акция Ирод патша тарафыннан Гайсә пәйгамбәрне һәлак итәргә теләп үтерелгән Вифлеем сабыйлары истәлегенә багышлана.
(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). Ярославль өлкәсендә чәршәмбе абортларсыз көн буларак игълан ителде. Шундый башлангыч белән епархия һәм төбәкнең сәламәтлек саклау департаменты чыккан булган, дип белдерә “Интерфакс” агентлыгы.
“Бу көнне Ярославль өлкәсендәге барлык дәүләти медицина учреждениеләрендә дә аборт ясау тыелды, ана карынындагы баланы үтерүгә каршы торуга һәм ана булу кыйммәтләрен яклауга корылган чаралар планлаштырылды”, - диелә Ярославль митрополиясе хәбәрендә.
Әлеге акция Ирод патша тарафыннан Гайсә пәйгамбәрне һәлак итәргә теләп үтерелгән Вифлеем сабыйлары истәлегенә багышлана. Аны оештыручылар хосусый клиникаларны да абортлар тыелу көненә кушылырга өнди. Епархия Ирод үтергән һәм абортлар нәтиҗәсендә һәлак ителгән сабыйлар турында хәтер яңарту өчен “Истәлек шәме” акциясе үткәрүне дә күздә тота.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз