Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Россия лидерлары» финалисты Менделеевск Башкарма комитеты башлыгы вазифасын биләячәк
Рөстәм Абдуллинны тәкъдим итеп, район башлыгы Валерий Чершинцев аңа эшендә уңышлар теләде.
(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Менделеевскида Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкарачак яңа кадр билгеләнде. Аны эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Валерий Чершинцев тәкъдим итте. Бу хакта «Менделеевские новости» газетасы яза.
Әлеге вазифаны Рөстәм Абдуллин башкарачак. Ул моңа кадәр Түбән Кама икмәк комбинаты генераль директоры булып эшләгән. Татарстан Президентының кадрлар резервында тора һәм Сколково бизнес-мәктәбендә укый.
Рөстәм Абдуллинны тәкъдим итеп, район башлыгы Валерий Чершинцев аңа эшендә уңышлар теләде.
Рөстәм Абдуллин 1980 елда Түбән Камада туган. «Юрист» белгечлеген үзләштергән. «Россия лидерлары» бәйгесе финалисты. Өйләнгән, дүрт бала тәрбияли.
«Россия лидерлары» - яңа буын җитәкчеләр өчен ачык бәйге ул. Әлеге конкурс РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасының бер өлеше булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз