news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Россия лидерлары" бәйгесе җиңүчесе Татарстанда министр урынбасары булачак

Чара Иннополис шәһәрендә «Эльбрус» клубы гамәлгә ашыра торган «Остаз белән иртәнге аш» проекты кысаларында узды.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). 2018-2019 еллар "Россия лидерлары" бөтенроссия конкурсы җиңүчесе Владимир Жаворонков Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары вазифасын алачак. Бу турыда бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» конкурсы җиңүчеләре һәм финалистлары, «Эльбрус» клубы әгъзалары белән очрашуда әйтте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Иннополис шәһәрендә «Эльбрус» клубы гамәлгә ашыра торган «Остаз белән иртәнге аш» проекты кысаларында узды. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, монда җыелганнар барысы да - булачак җитәкчеләр, профессиональ идарәчеләр.

Татарстан Президенты Владимир Жаворонковның уңышларын, шулай ук конкурста җиңүчеләр арасыннан яңа вазифага билгеләүләр булырга мөмкинлеген әйтте. «Сез барыгыз да безгә бик кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов, очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

  • Владимир Жаворонков - Татарстан Республикасының штаттан тыш баш белгече-онколог. Ул белгечлеге буенча ун елдан артык эшли. 2016 елдан башлап хәзерге вакытка кадәр Владимир Жаворонков «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең оештыру-методика эше буенча баш табиб урынбасары булып эшли.
  • 2016 елдан алып хәзерге вакытта да пациентларга кичектергесез ярдәм күрсәтү шартларында КФУның Медик-санитар частендә табиб булып эшли. 2019 елдан Татарстан Республикасының кадрлар резервына керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100