news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Кыш Бабае Казанның Иске Татар бистәсенә кунакка килә

Бөек Устюг шәһәрендә яшәүче Россия Кыш Бабае Яңа ел алдыннан ил буенча сәяхәт итә.

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ") 8-9 декабрьдә Татарстан башкаласы Казанга Бөек Устюг шәһәреннән Россия Кыш Бабае кунакка киләчәк. Бу хакта "Татмедиа" агентлыгы хәбәр итә.

Яңа ел бәйрәменә кадәр Россия Кыш Бабае 48 көн дәвамында ил буенча сәяхәт итә. Аны Россиянең телевидение йолдызлары озатып йөри.

Россия Кыш Бабае 8 декабрьдә Татарстанда узучы “Кулга-кул тотынышыйк, дуслар” фестивале кысаларында, Казанның “Әкият” курчак театрында балалар белән очрашачак. 9 декабрьдә исә Казанның 78 нче урта мәктәбендә балаларга күчтәнәчләр таратачак. Шул ук көнне Иске Татар бистәсендә Яңа ел чыршысы янында интерактив бәйрәм программасында катнашыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100