news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Кыш бабае декабрьдә Казанга килә

Россия Кыш бабаеның ил буенча сәяхәте декабрь азагында Мәскәүдә тәмамланачак.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Кыш бабаеның ил буенча сәяхәте дәвам итә. 48 көн эчендә Тылсымчы бабай "НТВ" телеканалының популяр алып баручылары белән берлектә яшел фургонда тонналап бүләк төяп, меңнәрчә чакрым ара үтә. 8 декабрьдә Россиянең Кыш бабае Казанга килеп җитәчәк, дип хәбәр итә "НТВ" ның PR-бүлеге.

Һәрбер шәһәрдә Яңа елның төп герое чыршыда утлар кабыза. Ул балалар мәгариф үзәкләрендә, хастаханәләрдә, приютларда була, күңел түрендәге иң яшерен хыялларын хатка язган кечкенә дуслары янына кунакка килә. Бүгенге көндә Кыш бабай адресына балалардан һәм өлкәннәрдән 14 мең хат кабул ителгән.

Кыш бабайның ил буйлап сәяхәте 29 декабрьдә, Мәскәүдә аның өчен махсус ясалган “Бозлы Мәскәү” мәйданында зур бәйрәм белән төгәлләнәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100