news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Россия» күргәзмәсендә булган яшьләр: Татарстанны күргәч, чиксез горурлык хисе туды

«Яшь юлчы» проекты кысаларында 500 яшь кеше Мәскәүгә «Россия» күргәзмәсенә барып кайтты.

«Россия» күргәзмәсендә булган яшьләр: Татарстанны күргәч, чиксез горурлык хисе туды
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Татарстан Яшләр эшләре министрлыгының «Яшь юлдаш» проекты буенча Мәскәүгә «Россия» күргәзмәсенә барган яшьләр хис-кичерешләре белән уртаклашты, алар арасында башкалада беренче тапкыр булучылар да бар.

«Яшь гвардия» активисты Риф Хөснетдинов Мәскәүдә беренче тапкыр булган. «Россия» күргәзмәсен тагын бер тапкыр барып карау теләге белән кайткан.

«Бу проект минем өчен зур мөмкинлек булды, чөнки мин Мәскәүгә беренче тапкыр бардым. «Россия» күргәзмәсендә Татарстанны күргәч, бик тәэсирләндем, чиксез горурлык хисе тойдым. Күргәзмә залына керүгә үк Татарстан гербы каршы ала, ягъни күргәзмә Татарстан белән башлана һәм тәмамлана, дип әйтергә мөмкин. Һичшиксез, мин анда тагын бер тапкыр дуслар белән барачакмын. Бу проект та дәвам итсен иде. Ярты елга бер булса да, башка шәһәр белән танышу мөмкинлеге булса иде», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Форпост» берләшмәсеннән Альберт Зиннәтов шулай ук Мәскәүдә беренче тапкыр булган. «Күргәзмә бик ошады, бик күп яңа технологияләр кулланылган. Мин аның шундый зур икәнен белмәдем дә. Яңа танышулар, яңа белемнәр өчен бу бик зур мөмкинлек булды. Министрлык бу проектны яшьләргә рәхмәт йөзеннән оештыруын әйтте. Барысы да шундый яхшы узды, хәтта мин әле аларга тиеш кебек хис калды. Иҗтимагый өлкәдә эшләргә теләк артты», – дип сөйләде ул.

Казан дары заводында эшләүче Айсылу Кашапова фикеренчә, мондый сәяхәтләр яшьләрне берләштерә. «Төрле өлкәләрдә үзләрен күрсәткән яшьләр белән таныштык, иҗтимагый өлкәдә эш алымнары турында фикерләштек. Кайбер сорауларны хәл итүдә мондый элемтәләр бик кирәкле булып куя. Мәскәүне күрү өчен дә зур мөмкинлек булды, мәсәлән, безнең командада шәһәргә беренче килүчеләр бар иде», – дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100