news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Россия» күргәзмә-форумында «Туган батыр» театраль постановкасын күрсәттеләр

«Россия» күргәзмә-форумында «Туган батыр» театраль постановкасын күрсәттеләр
Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә оештырылган Татарстан көне уңаеннан «Туган батыр» театраль постановкасы күрсәтелде. «Туган батыр» проекты, «Туган авылым» комплексы җитәкчесе Радик Абдрахманов «Туган батыр» проекты турында сөйләде.

«Бу проект мине һәм башкаларны илһамландыра. Туган батыр - ул безнең батыр. Ул дөнья буйлап сәяхәт итә, дуслар таба һәм начарлыкны җиңә. Ул традицион кыйммәтләр турында сөйли – Ватанга мәхәббәт, өлкәннәргә карата хөрмәт һәм башкалар», – диде Радик Абдрахманов.

Ул киләсе елга «Туган батыр» мультфильмы дөнья күрәчәген дә әйтте. Мәскәүлеләргә мультфильмның тизеры күрсәтелде.

«Без хәзер берничә телдә анимацион мультипликация эшлибез. Сериал чыгуын бик көтәбез һәм балалар безнең мультфильмны ошатыр, дип өметләнәбез. Мультфильмны бер елдан соң көтегез», – диде Радик Абдрахманов.

news_right_1
news_right_2
news_bot