Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия кулланучылар күзәтчелеге Көньяк Африкага барудан тыелып торырга киңәш итә
Бу илдә үлем куркынычы тудырырга мөмкин булган листериоз авыруы килеп чыккан.
(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия кулланучылар күзәтчелеге россиялеләргә Көньяк Африка Республикасына барудан тыелып торырга чакыра. Илдә үлем куркынычы тудырырга мөмкин булган листериоз авыруы килеп чыккан. Бу хакта күзәтчелек органы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, Көньяк Африка Республикасы сәламәтлек саклау министры Аарон Мотсоаледи листериоз авыруы белән бәйле кыен вазгыять турында җиткергән. 2017 елның декабрендә кешеләр арасында 727 әлеге авыру очрагы теркәлгән, шуның 61е үлем белән төгәлләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз